Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында үзара салым программасы буенча эшләр башланды

Быел район әлеге программа буенча республика бюджетыннан 54,4 млн сум акча алган.

Быел район әлеге программа буенча республика бюджетыннан 54,4 млн сум акча алган.

Ямаши авылында җирле инфраструктураны яхшыртуга юнәлдерелгән гражданнарның үзара салым программасы гамәлгә ашырыла. 2024 елда җыелган акчалардан Шоссейная урамындагы 250 метр суүткәргеч челтәрен алыштыруга ирешелде. Моның өчен горизонталь юнәлешле бораулау методы кулланганнар, ул юлларга минималь зыян китерә. Эшләр 400 мең сумга төшкән. Шулай ук Кыяткин һәм Совет урамнарындагы урам яктырткычларын 372 мең сумга модернизацияләгәннәр.
Быел Полевая һәм Нагорная урамнарындагы суүткәргеч линияләрне алыштыруга 875 мең сум акча бүленгән. 
Үзара салымны уртак финанслау программасы буенча республика халкы җыйган һәр сумга дүрт сум өстәп, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициатива белән чыкты. Быел район әлеге программа буенча республика бюджетыннан 54,4 млн сум акча алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса