Әлмәттә 2 һәм 2Б номерлы автобуслар маршруты үзгәрде
Бу Гафиятуллин арасындагы юл өслеген ремонтлау белән бәйле.
🚌Әлмәттә 2 һәм 2Б номерлы автобуслар маршруты үзгәрде
Әлмәттә 2 һәм 2Б маршрутлары хәрәкәтен үзгәрттеләр, дип хәбәр итә Әлмәт транспорт идарәсе. Гафиятуллин урамындагы юл өслеген ремонтлауга бәйле рәвештә төзәтмәләр кертелде.
2 нче маршрут:
Туры юнәлештә Нефтьчеләр һәм Тынычлык урамнары буйлап ябык участокны урап узалар, кире юнәлештә - гадәти маршрут буенча.
2Б номерлы маршрут:
Туры юнәлештә-гадәти маршрут буенча, кире юнәлештә - Тынычлык һәм Нефтьчеләр урамнары буйлап уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia