Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында яшәүче ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Әлмәт районы Елховой авылында озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү күркәм традиция булып дәвам итә.

Елховой авылының ак әбисе Хәсәншина Вәсиләнең 1 нче август көнне 95 яшьлек юбилее булып үтте.

Авыл җирлеге рәисе Хәсәншин Алмаз Әнәс улы юбилярга матур теләкләрен җиткереп, Рәсәй президенты В.В.Путинның  котлау открыткасын, районыбызның ветераннар советы әзерләгән  һәм авыл советы исеменнән истәлекле бүләкләрен тапшырды. Анда түбәндәге тәбрикләү сүзләре язылган иде: “95 яшь ул – төпле акыл, бай яшәү тәҗрибәсе туплаган еллар. Без чын күңелдән Сезгә хәзерге буын бәхетле һәм мул тормышта яшәсен өчен салган фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм Сезнең алда баш иябез!”.
Тормышның күп кенә авырлыкларын, сынауларын үтсә дә, Вәсилә әби һаман оптимистик рухта, тормышның һәм һәр көннең кадерен белеп, балаларының һәм туганнарының тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен тоеп, шатланып яши, дип хәбпр итә Елховой мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Фото: Елховой мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса