Әлмәттә ачык һавада җәйге барахолка узачак
Җәмгыять

Әлмәттә ачык һавада җәйге барахолка узачак

Чарада катнашу бушлай.

Әлмәттә ачык һавада җәйге барахолка узачак


«Татарстанда җәй» проекты кысаларында 27 майда 17:00 сәгатьтә Ленин урамы, 2 адресы буенча урнашкан студентлар скверы иҗат, аралашу һәм алмашуның җанлы киңлегенә әвереләчәк. Биредә барахолка узачак.

Ирекле формат-катнашу бушлай, теркәлү таләп ителми. Бары үз әйберләрегез белән килегез, өстәл артында буш урын табыгыз һәм сата башлагыз, алмаша башлагыз яки яхшы кәеф белән уртаклашыгыз.