Әлмәттә шәһәрнең төп транспорт артерияләренең берсе — Ленин урамын капиталь ремонтлау дәвам итә
Эшләр 1 июльдә башланган һәм 25 августта тәмамланачак.
Әлмәттә шәһәрнең төп транспорт артерияләренең берсе — Ленин урамын капиталь ремонтлау дәвам итә
Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев хәбәр иткәнчә, эшләр 1 июльдә башланган һәм 25 августта тәмамланачак. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2,3 километр тәшкил итә.
Эшләр ике этапта алып барыла. Беренче этап-Фәхретдин урамыннан Радищевка кадәр — 25 июльгә кадәр тәмамланачак. Икенчесе Радищевтан Мәрҗанигә кадәр участокны үз эченә ала, ул 27 июльдә башлана. Подрядчы булып «Татнефтедор» ҖЧҖ тора.
Капиталь ремонт кысаларында асфальт катламы алыштырыла, яңа гранит бордюрлар куела һәм җәяүлеләр кичүе күчерелеп, Ленин-Чехов чаты үзгәртеп корыла.
Проектның мөһим бурычларының берсе – велоюлларны тукталыш павильоннары артына күчерү. Ленин урамы буйлап, югары куркынычлы дүрт участок урнашкан, анда җәмәгать транспорты пассажирлары ташкыны велосипед һәм самокат кулланучылар белән кисешә, чөнки велоюл утырту/төшү зонасы һәм тукталыш павильоны арасында уза. Реконструкция кысаларында павильоннар 2 метр норматив чигенеш белән машина йөрү өлешенә якынрак чыгарылачак, ә велосипед юллары тукталышлардан читкә чыгарылачак. Велоюл траекториясенең урап узуы куркынычсызлыкны яхшырту өчен бу участокларда самокатларның һәм велосипедларның тизлеген киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән 2025 елда Әлмәттә гомуми озынлыгы 35 километр булган 80нән артык урамга капиталь ремонт ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia