Әлмәттә яшәүчеләр үз куллары белән ямь тудыра
Совет урамындагы йорт ишегалдында матур чәчәчкләр үстерәләр.
Әлмәттә яшәүчеләр үз куллары белән ямь тудыра
Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов Совет урамындагы йорт ишегалдында урнашкан шәһәрнең үрнәк бакчаларының берсендә булды. Бу йортта яшәүчеләр «Иң яхшы бакчачы» шәһәр конкурсында катнашу өчен гариза биргәннәр инде. Дүрт ел элек бу ишегалды «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгән һәм шуннан бирле яшәүчеләр тәртип саклауны һәм үз йортлары тирәсендә яшеллек булдыруны дәвам итә.
Моңа мисал — чәчәк атып утыручы өй алды бакчасы, аны монда яшәүчеләр үз көчләре белән ясый һәм саклый. Илнур Фәсхетдинов биредә яшәүче Елена белән аралашты, ул каралган чәчәк түтәлләре күршеләрнең күзләрен сөендереп кенә калмыйча, очраклы үтеп баручыларның кәефен дә күтәрә, дип сөйләде.
«Бер ханым балалар белән бара иде, чәчәкләр күргәч, фотога төшерергә туктады. Мин аңа әйтәм: якынрак килегез, фотога төшегез. Беренче тапкыр сезнең ишегалды аша узам, ди, шундый матурлыкны күрдем — кәеф күтәрелде!»,- дип уртаклашты Елена.
Еленаның шәһәр халкына бердәнбер үтенече – кешенең хезмәтенә хөрмәт белән карау: чәчәкләрне сындырмау һәм өзмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia