Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Ленин урамын ремонтлау дәвам итә

Р.Фәхретдин урамыннан алып, Радищев урамына кадәрге участокта иске асфальтны фрезерлау төгәлләнгән инде.

Әлмәттә Ленин урамын ремонтлау дәвам итә

Р.Фәхретдин урамыннан алып, Радищев урамына кадәрге участокта иске асфальтны фрезерлау төгәлләнгән инде, һәм якын арада яңа өслек җәеләчәк. Якын көннәрдә борт ташларын сүтеп бетерү, аннары яңгыр канализациясен төзекләндерү һәм яңа бордюрлар урнаштыруга керешү планлаштырыла. Атна ахырына асфальтның аскы катламын сала башлау көтелә. 

Исегезгә төшерәбез, быел юлларга соңгы елларда иң зур ремонт ясала. Ремонтланган җирле әһәмияттәге юлларның гомуми озынлыгы быел 35 километрдан артык тәшкил итәчәк.

Юл инфраструктурасын яңарту Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса