«Күрше Фест» ишегалды чаралары конкурсына әлмәтлеләрдән 43 гариза килгән
Конкурска барлыгы 585 гариза кергән, шуларның 43е - Әлмәт районыннан.
«Күрше Фест» ишегалды чаралары конкурсына әлмәтлеләрдән 43 гариза килгән
Татарстанда ишегалды чараларына ярдәм итү һәм күршелекне ныгыту өчен ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Күрше Фест» республика конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнде.
Конкурска барлыгы 585 гариза кергән, шуларның 43е - Әлмәт районыннан.
Катнашучылар ишегалды бәйрәмнәренең дистәләгән сценарийларын тәкъдим иттеләр: концертлардан һәм мастер-класслардан алып гаилә квестларына, лекцияләргә һәм спорт очрашуларына кадәр.
1 июльдә үк без җиңүчеләрнең исемнәрен беләчәкбез! Конкурсның гомуми приз фонды – 20 миллион сум, ә һәр җиңүче ишегалды чараларны оештыру һәм үткәрү өчен 500 мең сумга кадәр акча алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа