Балалар-тормыш чәчәкләре
Балачак - иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт, ул күңелдә җылы хисләр генә калдыра.
Җәйнең беренче көне. Каникуллар башланды. «Бәйрәм» сүзе өлкәннәр теленнән төшми. Һәрдаим бәйрәм рухын саклаган шәһәребезнең Үзәк паркында һәм калабызның барлык җәмәгать киңлекләрендә нәни әлмәтлеләр әти-әниләре белән шундый күтәренке кәефтә 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. Музыкаль программа, асфальтта рәсем ясау бәйгесе, төрле күргәзмәләр, мастер-класслар, күңелле стартлар һәм башка уеннар нәни әлмәтлеләр күңеленә быел да хуш килде. Шулай булмыймы соң: уеннарда җиңүчеләр генә түгел, һәр катнашучы бүләккә ия булды. Бу көнне шәһәрнең башка мәдәни-күңел ачу, спорт мәйданнарында да бәйрәм чаралары узды. Быелгы чарага кунакка хәтта янгын сүндерүчеләр дә килгән иде. Ут кебек кызу көндә алар балаларга су сиптереп «яңгыр боткасы» ясадылар. Балаларның шатлык тулы тавышлары һәрҗирдә кичкә кадәр яңгырап торды.
Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Һәрбарчабызның бәгырь кисәкләре исән-имин, сау-сәламәт, тәүфыйклы булсыннар. Һәрвакыт сөенечләр генә китереп торсыннар!
Мәхәббәт җимешләребез
Г. Шәрипова
Иң мөһиме җирдә - балалар,
Балаларга булган мәхәббәт!
Ә калганы бар да үтәр, китәр,
Балалардан күрик мәрхәмәт!
Сөйгән яр да мәңге сөяр димим,
Дус-туган да берчак оныта.
Тик балаңа булган мәхәббәтең
Йөрәгеңне мәңге җылыта!
Син балаңа кирәк, ә ул - сиңа!
Менә нәрсә мөһим ана өчен!
Киләчәккә шуны маяк ит син,
Сүнеп барган чакта яшәү көчең!
Иң мөһиме - балаларың янда,
Йә булмаса, йөрәк түрләреңдә.
Җылытканда сине шушы сөю,
Менеп була тормыш үрләренә!
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia