Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Кызын, коен, тик чамасын бел

Ул елдагыча Әлмәттә коену сезоны ачылыр алдыннан суның һәм комның составына лаборатор анализ ясалуын билгеләп узды.

Әлмәт җирлегендә су коенырга рөхсәт ителгән урын быелга кадәр бары тик шәһәр пляжы гына иде.

Агымдагы елда шәһәр сусаклагычын да коенырга әзерлиләр икән, дигән хәбәр булды.

- Әлмәтлеләрнең иң яраткан урыны - пляж бүгенге көндә бар санитар таләпләргә туры килерлек. Тагын бер атнадан су да коенырга мөмкин булачак. Ә менә шәһәр сусаклагычы турында әлегә бернинди дә мәгълүмат бирә алмыйм, биредә әлегә коену сезонын ачарга дип безгә мөрәҗәгать итүче булмады, бәлки соңрак булыр, - дип аңлатма бирде Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районы һәм шәһәрләре буенча баш дәүләт санитар табибы Ирина Хәйруллина.

Ул елдагыча Әлмәттә коену сезоны ачылыр алдыннан суның һәм комның составына лаборатор анализ ясалуын билгеләп узды. Водолазлар тарафыннан шәһәр күленең төбе тикшерелгән. Елдагыча тыелган урыннарда су коенуны кисәтү һәм моңа юл куймау максатыннан районда махсус мобиль төркем булдырылган. Җиһазландырылмаган урыннарда су коенучыларны «ТР территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартачаклар. Гражданнар өчен штраф күләме – 1-1,5 мең сум.

 

Коенырга ярамаган урын булганлыгын яки суның тиешле итеп җылынмаганлыгын белә торып суга керү үзеңнең тормышыңны куркыныч астыну кую икәнлеген һәрдаим истә тоту зарур.

 

Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре элеккечә - аек булмаган хәлдә һәм тыелган урыннарда су коену. Яллар куркынычсыз һәм күңелле узсын өчен һәркемгә суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм суга батучыларга ярдәм итү юлларын искә төшереп узу кирәк. Барыннан да элек, үз куркынычсызлыгыгызны тәэмин итегез.

Йөзгәндә катерларга, көймәләргә, салларга якын килмәскә тырышыгыз, алар астына чуммагыз - бу тормыш өчен куркыныч. Йөзә белмәгәннәргә суга билдән генә керергә киңәш ителә. Коену урыннарында урнаштырылган махсус билгеләргә кадәр йөзмәгез. Чамадан тыш артык ераклыкка йөзү - ул мускуллар аруга, көзән җыеруга һәм үлем очрагына китерергә мөмкин. Караңгы төшкәч ялгыз йөзү тыела. Су температурасы +18°С да ким, ә һава +20°С ка кадәр булганда гына су коенырга киңәш ителә. Һәрбер кеше йөзә белергә тиеш. Белмисез икән - өйрәнегез. Җәйге ялларыгыз хәвеф-хәтәрсез, күңелле узсын!

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса