Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ярдәмчел һәм гамьле һөнәр ияләре

Социаль хезмәткәр - иң кешелекле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе.

Әлеге һөнәр ияләре өлкән яшьтәгеләрнең гомер көзен бизи, җылылык өләшә, ятим, инвалид калганнарга һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтә.

Олы йөрәкле, тырыш, булдыклы һәм сабыр кешеләр генә социаль хезмәткәр булып эшли ала. Бүгенге язмабыз Яңа Нәдер авылында егерме елдан артык социаль хезмәткәр булып эшләүче ханымнар турында.

Рәхмәт сүзләре арыганлыкны оныттыра

Нәфисә Вәлиеваны авылда барысы да бик хөрмәт итәләр. Сөләйдә туып-үскән, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап хисапчы һөнәрен үзләштергән бу ханым бар эшне дә төгәл, җиренә җиткереп башкарырга тырыша.

- Заманында Кәшер, Сөләй, Иске Михайловка авылларындагы хуҗалыкларда кассир-бухгалтер булып эшләгән кеше мин. 1989 елны кияүгә чыктым. Ә инде 2003 елдан башлап социаль хезмәттә эшлим. Авылда туып-үскән һәркем кечкенәдән үк эш эшләп ныгый, мин дә шулай булдым. Әле 29 ел кайнана белән яшәдем. Бер көн эчендә 5-6 әби янында булырга, җыештырырга, азык-төлек һәм дарулар сатып алырга, өлкән яшьтәге кеше өчен кыенрак булган шактый эшләрне башкарырга туры килә. Авылдашларым мине бик якын күрәләр, һәрберсе сагынып, зарыгып көтеп тора. Ихлас рәхмәт сүзләрен ишеткәндә арыганлыкны тоясыңмы соң инде?! Иртән-иртүк һәрберсе белән телефон аша сөйләшәбез, хәлләрен белешәм, кемгә нәрсә кирәк, заказ бирәләр. Иң өлкән әбиемә 93 яшь. Җитмеш өч яшьлек ялгыз әбием дә бар. Җиләк пешә башлагач, пирог пешереп алып килгәнемне көтә инде ул. Бәрәңге тәкәсен дә бик ярата, - ди Нәфисә, эшенең нечкәлекләре белән таныштырып. Эшендә абруйлы хезмәткәр булса, йортында ул сөекле тормыш иптәше, ике бала әнисе.

- Хезмәтебезне тырышып башкарабыз. Моннан тыш без биш елга бер тапкыр аттестация узабыз, имтихан да бирәбез бит әле, - дип тә өстәде Нәфисә ханым.

Бабайлар да аны коймак пешереп көтәләр

Рәмилә Шәйхетдинова да 22 ел дәвамында авылның өлкәннәренә булышып гомер кичерә. Нәдердә туып-үскән, сәүдә техникумында бухгалтерлыкка укыган. Юллама белән 3 ел Сургут каласында да эшләп кайтырга өлгергән. Әлмәттә яшәгәннән соң туган җиренә кайтып төпләнгән.

- Мин әбиләрне дә, бабайларны да карадым. Әле дә исемдә, бер бабам мине иртән коймаклар пешереп көтеп тора иде. Без бит инде график буенча эшлибез. Иртәнге якта иң беренче чиратта урын өстендәге әби-бабайларыбыз янында булабыз. Аллага шөкер, гаиләм бар, тормыш иптәшем белән ике бала үстерәбез. Хезмәтебез авыр, ләкин яратып башкаргач, сизелми, - ди Рәмилә ханым.

Алар бит минем авылдашларым

Урсалбашта туып-үскән, Яңа Нәдер авылына килен булып төшкән Гөлчәчәк Вәлиәхмәтова да үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкара.

- Без балачактан әбидә эшләп үстек. Мин үзем дә 35 ел кайнана белән гомер кичердем. Өлкәннәргә хөрмәтем аеруча зур. Һөнәрем буенча пешекче, шул декрет ялына киткәннән бирле 20 елдан артык инде социаль хезмәткәр булып эшлим. Әлеге хезмәтнең уңай ягы шунда - мин карый торган әбиләрем барысы да үзем кебек Нәдердә гомер кичерә. 6-7 әби - барысы да мине зарыгып көтеп торалар, әйткән эшләрен алар белән сөйләшә-сөйләшә башкарам. Менә шулай, олы йөрәкле кешенең күңел җылысы барысына да җитә.

Ялгыз һәм өлкәннәр өчен кирәкле булып, ярдәм итеп яшәү, аларның бертөсле тормышын мәгънәлерәк итү, аңа ямь өстәү Яңа Нәдер авылы социаль хезмәткәрләренең яшәү рәвешенә әверелгән бүген. Димәк, алар бу һөнәрне сайлап, һич кенә дә ялгышмаганнар.

Ару-талу белмәс хезмәтегез, ярдәмчел һәм гамьле булганыгыз, мәрхәмәтле йөрәгегез һәм кешеләрне яратуыгыз, сабыр һәм ачык күңелле, мохтаҗларның барысын да җылытырга, якларга сәләтле булганыгыз өчен ихлас рәхмәт сезгә. Бәйрәмегез матур һәм күңелле узсын, тормышыгыз түгәрәк булсын, кызлар.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса