Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында юл эшләрен финанслау ике тапкырга диярлек арттырылган

Бу максатлар өчен 2,7 млрд сум акча бүленәчәк.

Әлмәт районында быел җирле һәм төбәк әһәмиятендәге юлларны ремонтлауга һәм карап тотуга 2,7 млрд сум юнәлдереләчәк. Бу хакта шәһәркүләм киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев хәбәр итте.
Бу сумма 2024 елда бүленгән финанслау күләменнән ике тапкырга диярлек артыграк.
"Юл ремонты сезоны кызу бара, һәм эш темпларын акрынайтмаска кирәк. Алда торган күләмнәрне исәпкә алып, барлык эшләрне вакытында төгәлләргә кирәк", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова.
«Яшәү өчен Инфраструктура» милли проекты кысаларында Әлмәт – Азнакай, Рус Акташы – Кузайкино, Әлмәт – Мөслим, Әлмәт – Чупай юлларында капиталь ремонт эшләре бара инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса