Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарәләре республика конкурсында җиңү яулады

Территориаль иҗтимагый үзидарә ишегалларын төзекләндерү өчен 6,5 миллион сумнан артык акча откан.

 

Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТИҮләр) 2024 ел йомгаклары буенча «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында җиңеп, ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә грантлар алдылар.

Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарәләренең  уңышы – халык белән актив эшләү, чаралар оештыру, халыкның социаль яктан зәгыйфь катламнарына ярдәм итү, төзекләндерү һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү нәтиҗәсе.

12 а һәм 22 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләрне лаеклы беренче урын алдылар. Тагын 10 территориаль иҗтимагый үзидарә призер булды.

Аларның җиңүе нәтиҗәсендә Әлмәттә төзекләндерү буенча гомуми суммасы 6,5 млн. сумнан артык булган күп кенә проектлар гамәлгә ашырылачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса