Ел ахырына кадәр Әлмәт авылларында 300дән артык яңа яктырткыч урнаштырылачак
Ел ахырына кадәр районның авыл җирлекләрендә 343 светодиодлы яктырткыч урнаштырылачак.
«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасын гамәлгә ашыру кысаларында ел ахырына кадәр районның авыл җирлекләрендә 343 светодиодлы яктырткыч урнаштырылачак һәм 8 км дан артык изоляцияләнгән чыбык сузылачак. Программага Иске Суркино, Миңлебай станциясе, Миңлебай, Чупай, Мәмәт, Кузайкино, Яңа Чишмә, Яңа Кәшер, Югары Акташ, Аппак, Габдрахман, Новоникольск, Колшәрип авыллары кергән.
Иске яктырткычлар белән чагыштырганда, яңа яктырткычлар электр энергиясен азрак куллана, бу исә электр челтәренә йөкләнешне сизелерлек киметә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа