Бу хакта республиканың җитештерү календаре «сөйли».
Май аенда биш көн эшләүче татарстанлылар 13 көн ял итәчәк. Бу хакта республиканың җитештерү календаре сөйли.
Татарстанлыларның беренче озын ял көннәре дүрт көн (1-4 май) дәвам итәчәк. Бу 1 майда билгеләп үтелә торган Яз һәм Хезмәт бәйрәме, шулай ук ял көннәрен 4 гыйнвардан 2 майга күчерү белән бәйле.
Җиңү көнен бәйрәм итү һәм ял көнен 23 февральдән 8 майга күчерү сәбәпле, Татарстан халкы шулай ук дүрт көн рәттән (8-11 май) ял итәчәк. Моннан тыш, биш көн эшләүчеләрнең ял көннәре 17,18, 24, 25 һәм 31 май булачак.