Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Сынатмаска иде бит, халкым

Егетләребезнең махсус хәрби операция зонасына чакырылуына өченче ел китте.

 

Геройлар саны белән бергә байрак кадаган каберләр саны да арта бара. Чөнки бу - сугыш. Андагы егетләр ярдәмгә мохтаҗ. Синең, минем, безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә волонтерлар бердәм булып ярдәм оештыралар. Кемнәрдер беренче көннәрдән үк бу эшне җайга салып оешкан төстә алып бара. Без бу хакта һәр санда язабыз. Мондый эштән читтә калып, «миңа кагылмый, миңем вакытым, мөмкинлегем юк» дип йөрүчеләр дә аз түгел. Сүз дә юк, бу мәҗбүри түгел, һәркемнең намус эше. МХОдагы егетләргә ярдәм итәргә дип язып куйган закон юк. Булышмаган өчен штраф та түләтмиләр. Ләкин әле бүген бер генә кеше дә, иртәгә минем якыным шул ярдәмгә мохтаҗ егетләр арасында булмас, дип әйтә алмый. Якынының, баласының гомере өчен дер калтырап яшәгәннәр «безнең өлеш анда!» дип әйтсәләр - алар хаклы була. Ләкин аларның бик күбесе ярдәм итеп яшиләр, үз авызларыннан өзеп бирәләр, кеше кесәсендәгесен санамыйлар. Ә кемнәрдер саный... Әйбәт түгел. Бер дә әйбәт түгел.

Мөмкинлеге булганнар ут астыннан чыгып, чират белән ике атнага ялга кайталар. Алар анда нәрсә кирәген яхшы беләләр. Киткәндә шул кирәк-яракны алып китәргә, шулай итеп яу кырындагы дусларын саклап калырга тырышалар. Бүген аларга маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре бик кирәк. Юеш, пычрак, саз ерып сугыш уты астында көрәшкән егетләргә ул шәмнәр җылылык, яктылык кына түгел, ул күпкә зуррак. Саклагыч челтәрләр дә шулай.

Ялдан кабат ут астына китүче егетләргә алып барырга кайбер авылларда челтәрләр юк, җәмәгать. Авылдашлары шуны эшли алмыйлар. Алар башка авыл җирлекләреннән алып китәргә мәҗбүр булалар. Салкын окопта, яисә әрем ышыгы да булмаган ялан кырда ут астында башларын күтәрә алмый бер йотым суга тилмереп ятканда сезнең хакта ниләр уйлар икән алар?! «Без сезнең белән» дигән ялтыравык сүзләр генә ышандырырмы икән? Алла теләсә, ул егетләр бит бер көнне кайтырлар, бу мәхшәр тәмамланыр. Ул көн бит һичшиксез килә. Син артыңны күтәрергә иренеп, җылы өеңнән чыкмыйча ятканыңны ничек аңлатырсың ул егетләргә? Бөек Ватан сугышы елларында ачлы-туклы яшәгән халык та ярдәменнән ташламаган. Бүген сыный, сынала торган вакыт килде. Сынатмаска иде бит, халкым.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса