Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Махсус хәрби операциядәге әлмәтлеләргә ярдәм итү дәвам итә

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү теләге белән оештырылган чаралар берсен-берсе алыштырып тора.

Шәһәр волонтерлары һәм авыллардагы халык солдатларыбыз сорап җибәргән кирәк-яракларны, җиһазларны, техниканы алу өчен акча җыя, медикаментлар, кием-салым, урын-җир сатып ала, маскировка челтәрләре үрә, азык әзерли.

Бүген тылның ныклыгы бик кирәк. Бүгенге фидакарьләрнең күпчелеге - әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка нинди юллар белән ярдәм итүләре турында ишетеп үскән буын вәкилләре. Әле менә шушы атнада гына «Ветеран» реабилитация үзәгеннән дә бик матур хәбәр килеп иреште - биредә социаль хезмәт алучылар берләшеп, маскировка челтәрләре үрәләр икән. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы волонтерлары исә 1233 нче полк солдатлары өчен акция игълан иткәннәр. Акция 17 марттан алып 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүчеләр шушы вакыт аралыгында әлеге чарада катнашып, Яшьләр үзәге бинасында урнашкан штабка медикаментлар, шәхси гигиена кирәк-яраклары, кием-салым, аяк киемнәре, гомумән, кем нәрсә белән ярдәм итә ала, шуны китерә алалар. Шунысы да куанычлы, авыллардагы мәдәният йортларында гуманитар ярдәм җыюдан тыш, патриотик чаралар, махсус хәрби операция геройлары белән очрашулар еш оештырыла. Мисал өчен, Иске Михайловка Мәдәният йортында «Сугыш юллары буйлап узган якташларым» исемле батырлык дәресе узган. Анда укучылар герой авылдашлары - Ирекле авылы егете Илнур Сәйфуллин, Наратлы батыры Рунар Леонтьев турында «Әлмәт таңнары» газетасында басылып чыккан мәкаләләрне укыганнар, үзара фикер алышканнар. Бу да үзенә күрәм ахсус хәрби операция каһарманнарын Җиңүгә рухландыручы зур көч булып тора. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән килгән һәрбер әйбер зур сөенеч, һәрбер хәбәр батырлыкка өндәүче көч булып тора бит. Мондый чаралар районның барлык торак пунктларында да оештырылсын иде дигән теләктә калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса