Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы тормышка ашырыла

Программада катнашуга югары яисә урта белемле, җитәкчелек тәҗрибәсе булган махсус хәрби операция ветераннары чакырыла.

 2025 елның февраленнән Татарстанда республика рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы эшли башлады . Бу программа махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә һәм хәрби хәрәкәтләрнең катлаулы шартларында үзләрен күрсәткән ветераннар арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Программада катнашуга югары яисә урта белемле, җитәкчелек тәҗрибәсе булган махсус хәрби операция ветераннары чакырыла.

Кандидат булу өчен программаның рәсми сайтында  batyrlar-rt.ru гариза бирергә кирәк. Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар да программада катнаша ала. Алар өчен укыту демобилизациядән соң гына башланачак. Сайлап алуны узган кандидатлар яңадан уку мөмкинлеге алачак. Укулар уңышлы тәмамланганнан соң, программада катнашучылар муниципаль учреждениеләрдә һәм район башкарма комитетында вазифалар били алачаклар.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәт районында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары гамәлдә. «Ватанны саклаучылар» фондының Таһиров урамы, 1 адресы буенча урнашкан филиалына мөрәҗәгать итәргә була. Эш вакыты-эш көннәрендә 8:00 – 17:00 сәгатьләрдә . Мәгълүмат алу өчен  8(8553) 42-47-57 номерына шалтырата аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса