Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
Хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Гомумшәһәр киңәшмәсендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройларның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәлак булганнарның туганнарына мөрәҗәгать итеп, кайгыларын уртаклашты һәм ватандашларыбызны, дәүләтебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаучы якташларыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын әйтте.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia