Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә әтиләр балалар белән бергә «Аҗаган» хәрби-патриотик уенда катнаштылар

«Аҗаган» 200 катнашучыны җыйды.

1 март көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Әлмәтнең әтиләр советы һәм Әлмәт районы мәгариф идарәсе тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен үткәрелә торган «Әти белән бергә»  чарасы булып узды.

2025 елда «Әти белән бергә» аҗаганы 200ләп катнашучыны җыйды!

Чараның төп максаты – әтиләрне үз балалары белән күбрәк аралаштыру. Балалар әтиләре белән горурлансын,ә әтиләр үз балалары белән горурлансын өчен оештырылды әлеге чара. Әти белән үткәргән вакыт иң кадерлесе һәм балалар хәтерендә озак еллар сакланачак. Әтиләр, бөтен эшләрен калдырып, катнашырга  вакыт таптылар һәм үзләре белән балаларын да алып килделәр.

Бу чара – әтиләрнең балалар белән дөрес, сәламәт, тату аралашуы, команда рухы, үзара ярдәмләшү һәм ышаныч үрнәге. Россия аталары Союзы девизы – чит балалар юк, минем балам даирәсе бар! Әлмәт Әтиләр советы әлеге шигарь астында спорт чарасы оештырды. Конкурсның барлык этапларында балалары белән активист әтиләр ярдәм итте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче гимназия командасы җиңү яулады.

2 нче урында  25 нче мәктәп командасы

3 нче урында 20 нче мәктәп командасы. 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса