Әлмәттән чираттагы 41 нче гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына юл алып, исән-имин барып җитте
Әлмәт оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр ярдәме белән 10 тоннадан артык йөк җыелды.
Шушы көннәрдә чираттагы 41 нче гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына юл алып, исән-имин барып җитте. Әлмәт оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр ярдәме белән 10 тоннадан артык йөк җыелды. Гумконвой әзерләгәндә иң беренче чиратта яу кырындагы хәрбиләрнең гозер-үтенечләре исәпкә алынды. Ир-егетләребез ике УАЗ автомобиле, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, җылыткычлар, автозапчастьлар, электр генераторлары, медикаментлар, элемтә чаралары, квадрокоптерлар, дроннар, көнкүреш әйберләре кабул итеп алдылар. Моннан тыш солдат посылкаларында тәм-томнар, сәлам хатлары урын алган иде.
Кыр шартларында илебез иминлеген саклаучылар белән беррәттән Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләрендә яшәүче тыныч халык өчен гуманитар йөк тә даими рәвештә җыелып, озатылып тора. Бу уңайдан «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте эшчәнлеген билгеләп узмый мөмкин түгел. Әле менә шушы көннәрдә генә дә әлеге хәрәкәтнең волонтерлары тырышлыгы белән Рубежное шәһәрендәге балалар социаль реабилитация үзәгенә парталар һәм канцелярия кирәк-яраклары илтеп тапшырылганлыгы мәгълүм булды. Үзәк хезмәткәрләре күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәтләрен җиткергәннәр.
Чыннан да, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтелеп килә. Узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов махсус хәрби операцияда катнашучылар һәм илебез иминлеге өчен яу кырында һәлак булган каһарманнарның әтиләре белән очрашкан иде. Түгәрәк өстәл артында узган чара барышында социаль координатор Екатерина Кузнецова «Ватан сакчылары» оешмасының Әлмәт бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды. Әңгәмә вакытында хәрбиләрнең гозер-үтенечләре, сораулары, булган проблемалары уртага салып сөйләшенде.
Бүгенге көндә шәһәрдә һәм авылларда да волонтерлар маскировка челтәрләре үрә, коры ашлар әзерли, токмач кисә, исемле посылкалар хәстәрләп озата. Әлегә махсус хәрби операция дәвам итә, димәк, солдатларга да ярдәм таләп ителә. Язга якынайган саен Җиңүгә булган өмет хисләр хәрбиләрдә һәм үзебездә дә көчәя генә бара. Якты ышанычны сүндермик, күмәк ярдәм күрсәтүебезне дәвам итик.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа