Әлмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башлана
Тимур Нагуманов барлык һәйкәлләрнең торышын бәяләргә кушты.
2025 елда Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов атналык планеркада бәйрәмгә әзерлек эшләрен башларга кушты. Җаваплыларга юбилей датасына багышланган тантаналарны уздыру планын әзерләргә,патриотик чаралар турында уйларга кирәк. Моннан тыш, барлык һәйкәлләрнең торышын бәяләячәкләр. Кирәк булса, эшчеләр косметик ремонт ясаячак.
«Бөек Җиңүнең 80 еллыгы-2025 ел календаре буенча мөһим вакыйга һәм без аны лаеклы итеп уздырырга тиешбез», – дип йомгаклады район башлыгы.
Фото: t.me/pressalmet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа