Әлмәттә үлгәннән соң 11 хәрбине бүләкләделәр
Сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Әлмәттә 11 хәрби хезмәткәргә үлгәннән соң дәүләт бүләкләре бирелде. Аларны гаиләләренә атналык планеркада район башлыгы Тимур Нагуманов тапшырды. Ул һәлак булганнарның туганнарына кайгы уртаклашуын һәм ярдәм сүзләрен белдереп мөрәҗәгать итте. Район башлыгы ата-аналарга улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Рядовойлар Дмитрий Барышев, Степан һәм Иван Дорофеевлар, Салават Сабирҗанов, Рамил Сафронов, Валерий Чикирев, Альфрит Яббаров үлгәннән соң Батырлык орденнары белән бүләкләнделәр. Исемлектә шулай ук кече сержантлар Булат Билалов, Равил Вәлиев, Руслан Кузьмин да бар. Бүләкне махсу хәрби операция зонасында һәлак булган өлкән сержант Илмир Шәяхмәтовның туганнары да алды. Сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа