Әлмәттә 2025 елда 10 ишегалды төзекләндереләчәк
Анда яшәүчеләр белән беренче очрашулар узды инде.
5 ел эчендә «Безнең ишегалды» республика программасы нәтиҗәсендә районыбызның 300 ишегалды матуррак кына түгел, яшәү өчен дә уңайлырак булды. Ә бу 60 меңнән артык канәгать халык! Быел 36 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Парковкалар, яшел зоналар, балалар мәйданчыклары һәм тротуарлар арасындагы баланска аерым игътибар бирелә. Җәяүлеләр өчен яңа юллар барлыкка килә, керү юллары ремонтлана.
Беренче чиратта 2025 елда төзекләндереләчәк 10 ишегалдында халык белән беренче очрашулар узды инде. Аларның теләкләре нигезендә проектлаштыру башланды. Бу ишегаллары 2025 елга программага өстенлекле кертү өчен Татарстан Республикасы буенча «Топ-200» тавыш бирүдә җиңүчеләр булды. Программага шулай ук керәчәк башка ишегаллары исемлеге 2024 елның дүртенче кварталында һәм 2025 елның беренче кварталында билгеле булачак. Бу ишегалларында проектлаучылар белән җыелышлар башланачак, анда халык киләчәктә төзекләндерү буенча үз теләкләрен һәм фикерләрен әйтә алачак.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа