Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кадим Алмет» Америкада яңгырый!

Transworld Airwaves шоуның Mergingarts Global Radio радиосына «Гаярь Җәнәй» альбомындагы «Усман Паша» һәм «Юлбасар кардәшләр җыруы» эләккән.

Җәй башында «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең киноконцерт залында «Кадим Әлмәт» этно-коллективы яңа «Гаярь Җәнәй» альбомын тәкъдим итте. Әлеге альбом төрле еллар аралыгында экспедицияләрдә яздырылган җырларны үз эченә алган.

«Гаярь Җәнәй» альбомы 15 җырдан тора, алар барысы да уртак сюжет белән берләштерелгән. Сюжет сызыгы бик үзенчәлекле, ул – якынча XVIII гасырда Әлмәт районы Илтән-Бута авылында яшәгән, чын мәгънәсендә халык каһарманы булган батыр Җәнәй турында.

Аны яздыруда 45 аутентик төрки инструментлар кулланганнар, алар арасында – думбра, дәф, курай, кубыз, саз, ятаган һәм башка уен кораллары. Җырларны яздыруда алар, төп максат итеп, шул вакытта Идел буе халыкларына хас булган музыкаль форманы, шигъри иҗекне һәм ритмнарны саклауны алганнар.

Коллективның тагын бер үзенчәлеге – монда профессиональ белемле җырчылар юк диярлек. Күбесе музыкага бөтенләй катнашы булмаган өлкәләрдә эшли. Ләкин иң мөһиме – ноталар түгел, ә җырның мәгънәсен аңлау, аны йөрәк аша үткәрү.

– Кызганыч, әлеге юнәлеш бездә бүген бик үк популяр түгел. Безнең җырлар Татарстанда бер генә радиостанциядә дә яңгырамый. Бу – бик үзенчәлекле музыка, күпләр аны татарныкы дип тә санамый. Ләкин татарларда эстрада гына түгел, башка төрле музыка да бар.

Беренче альбомны радиоларга җибәргән идем. Никтер, бөтен радиостанцияләр дә алыр, дип уйлап җибәрдем – берсе дә алмады. Параллель рәвештә чит илләр белән дә эшләдек – Испания, Алмания, Төркиядә җырларыбыз бик җылы кабул ителде, – дигән иде «Татнефть» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган проектлар җитәкчесе Павел Корчагин.

Әйе, безнең халыкта «Булмаса бирә алмый, булса күрә алмый» дигән мәкаль юктан тумагандыр. Күп очракта үзебезнекеләр селкенгәнче, башкалар инде йөгергән булалар.

Күптән түгел «Гаярь Җәнәй» альбомына кергән ике җырның Америкада яңгыравы безнең өчен зур шатлык. Ничек кенә булмасын, бу татар халкын, аның күпгасырлык җыр, музыка сәнгатен башка халыкларга, яшь буынга таныту, туган телебезне саклауга керткән гамәли эш. Бу буш сүз сөйләү, алтын таулары вәгъдә итү түгел.

MergingArts Global Radio шул ук исемдәге продакшнга керә, ул музыка һәм рәсем сәнгате белән бәйле мәдәни чаралар һәм радиопрограммалар оештыра.

Этник музыка буенча Россия эксперты Дарьяна Антипова бу хакта:

– Бу шоу эфирына Ауропа буйлап гастрольдә йөрмәгән яки композицияләре көнбатыш музыкаль лейблда басылмаган башкаручылар эләкми диярлек. Шуңа күрә «Кадим Әлмәт» – әлеге радио челтәре өчен гаҗәеп очрак! – ди.

«Кадим Әлмәт» иҗатының төрле илләрнең төрле почмакларына таралуы горурлык һәм шатлык. Затлы, чын сәнгать кайда да югалмый. Аны бары тик җиренә җиткереп тамашачы хозурына ирештерә белергә кирәк.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса