Укуны контракт буенча хезмәт итүгә әзер 10 кандидат уза алачак.
Әлмәттә БПЛА операторларын әзерләү курслары ачылды. Укыту махсус хәрби операция зонасына контракт хезмәтенә китәргә җыенучылар өчен оештырылган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
ДОСААФ базасындагы курсларда 18 яшьтән өлкәнрәкләрне көтәләр. Төркемдә барлыгы 10 урын каралган. Укыту программасына теоретик дәресләр дә, реаль БПЛАда практик күнегүләр дә керә.