Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яныңда дустың булу кирәк

Шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Ирекле авылы егете Илнур Сәйфуллин редакциябездә кунакта булып китте.

Чын авыл егете инде, үз-үзен тотышыннан, сөйләшүеннән авырлыкларга бирешә торганнардан түгел икәне күренеп тора. 
Мәктәптән соң хуҗа-лыкларның берсендә трактор-погрузчикта эшләгән. Армиягә алынып, Әстерхан өл-кәсендәге артиллерия һәм ракета гаскәр-ләрендә хезмәт иткән. Отделение командиры булган.
- Махсус хәрби операция башлану белән мин үземнең илебез иминлеген сакларга әзер булуымны белдердем. Узган елның 28 ноябрендә безне Казанга алып киттеләр, полигоннарда ай ярымлап махсус өйрәнүләр узганнан соң  СВО зонасына җибәрделәр. Хәзерге вакытта отделение командиры булып Угледар юнәлешендә хезмәт итәм. Хезмәттәш егетләр белән бер гаилә кебек инде - бар нәрсә дә уртак. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, авырлык-ларны да, шатлыкларны да бергә бүлешәбез дигәндәй. Күпчелеге - авыл егетләре. Аксубай, Чирмешән районнарыннан, Азнакайдан да бар. Яшермим, кыр шартларына яраклашу башта авыррак булды. Аннары өйрәнелде. Окоплар казыдык, блиндажда ашарга пешерәбез. Биредә иң мөһиме - дустың булу. Бер-бе-реңә төшенкелеккә би-релмәскә бу нык ярдәм итә. Дуслар бар. Казаннан бергә киттек, бергә кайтабыз дип сүз бирештек. Шулай булыр да. 
Мин үзем командир буларак солдатлар арасында дисцип-лина, рухи ныклык, хәрби туганлык кебек хисләрне ныгытуга игътибар бирергә тырышам. Бу пафослы сүзләр түгел, бу чыннан да шулай. 

Безне онытмыйча, гуманитар ярдәм юллап җибәрүчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Туган яктан килгән кием-салым, азык-төлек җанга рәхәтлек бирә. Солдатларга юллап язган хатларны укыгач, күңел күтәрелә, җиңүгә ышанычыбыз арта. Җанга иң рәхәте шул хатлардыр. 
Угледар якларында хәзер яңгырлы, пычрак вакыт. Кар февраль айларында гына төшә. Бераз читен чор. Солдатларга хәзер иң кирәк әйберләр маскировка челтәрләре, мичләр, медикаментлар да бик соралган. Гуманитар ярдәм җирле халыкка да таратыла. Ут юк, суны чишмәдән, коедан алалар. Җылыткыч мичләр халыкка да бик кирәк, - дип солдат тормышы белән таныштырды Илнур. 

Сөйләшү барышын-да ул солдатлар өчен каралган барлык тү-ләүләрнең дә вакытында һәм тотрыклы килеп торуын әйтеп китте. 
Ирекленең батыр егете Илнур Сәйфуллин белән саубуллашканда коллективыбыз белән аңа рухи ныклык һәм түземлек теләп калдык. Позывноең «Штиль» булса да, күңелең тулы хисләр бураны булып чыкты әле синең. Редакциябездә кабат очрашырга язсын, Илнур, көтәбез.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса