Әлмәтнең «Нур» үзәгендә «Көз 2023» грант проектының йомгаклау өлеше узды
Чарада 50 дән артык белгеч катнашты.
Республиканың көньяк-көнчыгышыннан 50гә якын психолог һәм яшь белгеч «Психотравматик эмоциональ халәтләрне төзәтүдә арт-терапия ысуллары» темасына семинарда катнашу өчен җыелды.
Баш спикер - психология фәннәре кандидаты Мәскәү шәһәреннән Ольга Хлебодарова.
Уку гадәти булмаган форматта уза, катнашучылар яңа материалны өйрәнеп рәсем ясыйлар. Мондый проектларны тормышка ашыру - психологиядә заманча методикалар турында белү өчен бик яхшы мөмкинлек, дип хәбәр итә әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа