Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең эзләү отряды Сталинград сугышының өч җәсәден таба

Кызыл Армиянең 800 000 гаскәрие әлегә кадәр хәбәрсез югалган дип санала.

2023 елның 23 апреленнән 4 маена кадәр «Ветеран» эзләү отряды Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучыларның һәлак булуларын эзләү буенча төбәкара экспедициядә катнаша.

Кызыл Армиянең 800 000 гаскәрие әлегә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. Ел саен Россиянең һәм дөньяның барлык почмакларыннан эзләүчеләр бу сугышларда һәлак булганнарны табалар. Бары тик бик азларын генә үлем медальоннары һәм шәхси әйберләре буенча танып була.

Экспедициядә Әлмәт, Бөгелмә, Зәй һәм Нурлат шәһәрләреннән Татарстан вәкилләре катнашты. Шулай ук казу эшләрен Башкортстан, Чувашия, Якутия һәм Екатеринбург, Әстерхан, Волгоград шәһәрләре алып барган.

Барлыгы 5 медальон табылган. Аларның берсен шунда ук укыганнар, икесен экспертизага җибәргәннәр. Кызганычка каршы, тагын икесендә җепле энәләре генә калган.

Быел экспедициядә катнашучылар 100 дән артык сугышчының мәетен күтәргәннәр. Әлмәт эзләүчеләре аларның өчесен күтәрде.

Ел саен меңгә якын Билгесез солдат махсус мемориаль зиратта хәрби хөрмәт белән күмелә. Исемнәре бигеле булганнарны шәхси һәйкәлләр астында күмәләр. Бу бик зур хезмәт һәм бик мөһим эш.

Быел чаралар традицион форматта 23 август - Сталинградны бомбага тоту корбаннарын искә алу  көнендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса