Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Чернобыль АЭСында авариягә багышланган митинг узды

Митингка Чернобыль атом станциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашучылар һәм һәлак булганнарның хатыннары килде.

170тән артык әлмәтле коточкыч һәлакәтне бетерүдә катнашкан. Хәзер шәһәрдә шуларның  99ы яши, алар Татарстан республикасының инвалидлар иҗтимагый оешмасы «Чернобыль» берлегенең район бүлегенә берләшкән. Алар арасында бу авария нәтиҗәсендә инвалид булган 16 граждан бар.

Митингка  һәлакәтне бетерүдә катнашучылар килде. Аларга сәламләү сүзләре һәм кайгы уртаклашу сүзләре белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм район  ветераннар Советы рәисе Владимир Яшанин мөрәҗәгать итте.

Ахырда митингта катнашучылар истәлек стеласына чәчәкләр  салдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса