Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

Көн тәртибенә мошенниклык, балигъ булмаганнар арасында наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау, йогышлы авырулар таралуны кисәтү буенча актуаль мәсьәләләр куелды.

Узган атнада башкарма комитетның зур залында социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Лаптева рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне ачу буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Алексей Моринов район территориясендә балигъ булмаганнарны җәлеп итеп кылынган алдауның иң киң таралган ысуллары һәм схемалары турында сөйләде һәм мошенниклар кулына эләкмәскә киңәш бирде. Одел начальнигы телефон алдауларына аерым игътибар бирде, педагогларга һәм ата-аналарга балаларның социаль челтәрләрдә аралашу контентын күзәтергә, ешрак әңгәмәләр үткәрергә һәм аларга җаваплылык турында аңлатырга киңәш итте.

Балигъ булмаганнар арасында наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр турында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде. Белгеч сүзләренчә, наркотикларны һәм башка психоактив матдәләрне таратуның төп ысулы булып интернет-кибетләр аша мәгълүмат тапшыруның шифрланган схемаларын, яшерен урыннарны, закладкаларны, электрон түләү системаларын кулланып, контактсыз сату тора, бу наркотикларның гомуми санының якынча 80% тәшкил итә.

- Әгәр бала укудан читтә мәшгуль булмаса, аны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү мөмкин. Күп кенә балигъ булмаганнар өстәмә эш эзлиләр һәм социаль челтәрләрдә еш кына аларга залогчы булып эшләргә тәкъдим ителгән белдерүләр табалар. Шуңа күрә улыгыз, кызыгыз яки укучыгыз акча тапса, аның ничек һәм нинди юллар белән эшләвен ачыклау бик мөһим. Җиңел акча булмый, - дип ассызыклады бүлек башлыгы.

Әлмәт наркология диспансеры урынбасары Илдар Вилданов балигъ булмаганнар арасында наркомания, таксикомания нәтиҗәләре һәм райондагы вәзгыять турында сөйләде. Мәгариф учреждениеләренә исәптә торучы балигъ булмаганнарны контрольдә тотуны көчәйтергә һәм профилактика эшен активлаштырырга кушылган.

Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина үз докладында туберкулез микобактерияләре китереп чыгарган йогышлы авырулар таралу белән бәйле проблемаларны билгеләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, туберкулезны китереп чыгаручы матдә тышкы мохиттә  үзләренең яшәү сәләтен 3 елга кадәр саклый ала.

2022 ел нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр ачыкланган туберкулез авыруы узган елдан 25 процентка һәм республика дәрәҗәсеннән 1,3 тапкырга югарырак. Узган ел ата - аналар баш тарту сәбәпле туберкулезга 75 бала тикшерелмәгән, шуларның 70% ы - дини ышанулар буенча, - дип белдерде баш табиб.

Утырыш ахырында Светлана Лаптева барлык профилактика субъектларына 2023 елгы сәламәтләндерү кампаниясе вакытында социаль куркыныч хәлдә булган һәм профилактика исәбендә торучы барлык балигъ булмаганнарны ял итүнең төрле формалары белән колачлау буенча чаралар күрергә кушты. Шулай ук район һәм шәһәр мәгариф оешмалары укучылары тарафыннан кылынган җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырылачак.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса