Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм дә итәләр, хәл дә белешәләр

Илебез иминлеген якларга дип Украинага киткән якташларыбызга гуманитар ярдәм җыеп тапшыру эше дәвам итә.

Салкын окопта тәнгә генә түгел, җанга да җылы кирәк. Шушы көннәрдә безнең хәрбиләр чын мәгънәсендә шундый ярдәм алдылар.

Әлмәт волонтерлары кыска гына вакыт эчендә Донбасс халкы өчен тагын бер йөк машинасын кирәк-яраклар белән шыплап тутырдылар. Азык-төлек, җылы киемнәр, көнкүреш әйберләре - барысы да кирәкле, барысы да соралган. Гуманитар ярдәм әзерләүдә Лариса Сорокина һәм Мөдәрис Гайфетдинов кебек волонтерлар аеруча зур тырышлык күрсәтәләр.

Күптән түгел махсус хәрби операциядә катнашучыларның хәл-ләрен белергә дип район башлыгы Тимур Нагуманов үзе дә барып кайтты. Район башлыгы җитәкчелегендәге делегация Әлмәттән киткән солдатларга тепловизорлар, «буржуйкалар», көнкүреш техникасы һәм төзелеш инструментлары, бинокльләр, генераторлар, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар алып барды. Моннан тыш егетләргә эчке киемнәр, оекбашлар, балаклавалар да тапшырылды.

Авыл җирлекләре дә гуманитар ярдәм әзерләүдә зур өлеш кертәләр. Мас-кировка челтәрләре бәйләү белән беррәттән авыл кешеләре тукыма, техника сатып алуга акча күчерәләр. Әлмәт предприятиеләренең берсе солдатларыбыз өчен 35 «буржуйка» да җитештерде. Әлеге мичләр бинаны җылыту һәм киемнәрне киптерү өчен бик уңай. Һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм итә, уртак эштә бар да мөһим бит. Теләге булган һәркем изге эшкә кушылып, үзеннән өлеш кертә ала.

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса