Онытмау һәм хөрмәтләү - изге бурычыбыз
15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 34 ел тулды.
Соңгы ун ел дәвамында бу датаны Россиянең интернационалист сугышчыларын искә алу көне буларак билгеләп узалар.
Безнең районның да 663 яшь егете Әфганстан комлыкларын, тауларын кичә, сугыш утында кайный. Шуларның 90 ы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, ә 13 егет һәлак була. Төньяк Кавказдагы хәрби конфликтларда 899 әлмәтле катнашкан.
Туган илнең тугрылыклы уллары буларак, үзләренә җиткерелгән хәрби боерыкны ахыргача үтәгән батырларны, шәһит киткәннәрне һәрчак истә тоту һәм хөр-мәтләү - изге бурычыбыз. Бу уңайдан Әлмәттә «Хәтер» берләшмәсе каршында тарихи экспонатлар, сугышчыларның гаилә архивларын туплаган музей эшләп килә. Шәһәребез урамнары буйлап «Әфган троллейбусы» йөри, узган ел аңа реконструкция да ясаганнар иде. Мондый истәлекләр
булганда, һичшиксез,
хәтер исән була, хәтер яши әле.
Әфган сугышында вакытсыз гомерләре өзелгән асыл егетләрне искә алуга багышланган митингта район башлыгы Тимур Нагуманов, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Ришат Сабиров һәм әфган сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының ТР иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлекчәсе рәисе Сергей Брусов та нәкъ менә шуны искәртеп уздылар. Гомерләре иртә өзелгән якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә чәчәкләр
салынды.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа