Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт хатын-кызларын бәйрәм белән котладылар

Алар чәчәкләр, бүләкләр һәм комплиментлар кабул итте.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 4 март көнне «Нефтьче» мәдәният сараенда шәһәрнең вокаль һәм хореографик ансамбльләре катнашында бәйрәм концерты булды. Әлмәт хатын-кызлары чәчәкләр, бүләкләр һәм комплиментлар кабул итте.

Котлау сүзе белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясады. Ул җыелган хатын-кызларны сәламләде, бәйрәм белән котлады һәм аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде:

- Юкка гына сезне кешелекнең гүзәл яртысы дип атамыйлар. Сезгә бернинди бурычлар да куярга кирәкми, сезне искәртергә кирәкми. Сез һәрвакыт иң авыр хәлдә барысын да үз кулыгызга аласыз. Тыныч рәвештә, артык ыгы-зыгысыз, ачулануларсыз иң катлаулы эшне башкарасыз. Рәхмәт сезгә,  сезнең алда баш иябез. Бәйрәм белән!

Район башлыгы нефть шәһәренең иң лаеклы хатын-кызларын Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Сайлауларны әзерләү һәм үткәрү эшенә зур өлеш керткәне өчен Замирә Хаҗиева Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Валентина Котлахметова һәм Әлфия Марвиевага Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе рәхмәтен Ирина Антонова, Венера Таймасова, Лилия Яруллина кабул итте .

Юлия Будник Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Анжела Шәрипова Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Гүзәл Пайдуллина Әлмәт муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Тырыш хезмәтләре өчен һәм 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Гөлназ Садыйкова, Зөлфирә Хаҗиева, Римма Хәлимуллина Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Тырыш хезмәтләре өчен һәм 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Лола Гермогенова, Резидә Гыймранова, Диана Шәфыйкова, Ольга Тюленева Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Тимур Дмитриевич   «Ел хатын-кызы. Ел ир – аты: хатын – кыз карашы» бәйгесендә төрле номаницияләрдә җиңгәннәрне дә котлады.

Районның вокаль, бию һәм инструменталь ансамбльләре катнашында концерт программасы барлык хатын-кызлар өчен дә бүләк булды. Уфадан махсус кунак, музыкант-мульти-инструменталист Зәйнетдин үзенең дәртле җырлары аша сөйкемле ханымнарны котлады!

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса