Мәгариф

Әлмәттән IT-чемпионнар бәйгенең төп призын дәгъвалый

«IT-чемпион» республика бәйгесенең «Иң актив укучы» номинациясендә җиңүчеләр арасында Әлмәт укучылары да бар.

Менә алар: 25 нче мәктәптән Вероника Маркелова, 1 нче лицейдан Ирек Әхмәтсафин, Сиренькино мәктәбеннән Денис Миронов.

Бәйгедә катнашып, алар күп кенә өлкәннәрне ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында эш итәргә өйрәткәннәр. Шуның белән шактый зур санда баллар туплаганнар һәм хәзер төп призга дәгъва кылалар.