Әлмәттә бөтенроссия педагогик кейс-чемпионаты старт алды
Ярышлар биш көн дәвам итә.
Әлмәттә бөтенроссия педагогик кейс-чемпионаты старт алды.
Әлмәттә беренче бөтенроссия педагогик кейс-чемпионаты старт алды, ул «Татнефть» компаниясенең югары нефть мәктәбе – мәгариф үзәге базасында уза. Чара илнең төрле төбәкләреннән килгән укытучыларны һәм педагогик белгечлекләр студентларын берләштерде.
Биш көн дәвамында катнашучыларга «Укытучы», «Педагог» һәм «Гаилә» юнәлешләрендә заманча мәктәпнең реаль мәсьәләләрен хәл итү өстендә эшләргә туры киләчәк.
Чемпионат «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Быел анда Россиянең 18 төбәгеннән 160тан артык педагог катнашты. Программада-экспцияләр, мастер-класслар, бизнес-симуляцияләр һәм экспертлар алдында проектларны яклау.
Чемпионат йомгаклары буенча иң яхшы катнашучылар призлар, белем бирү инициативаларын гамәлгә ашыруга грантлар һәм Әлмәт мәктәпләрендә эшләү турында тәкъдимнәр алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia