Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә беренче сыйныфка язылуның икенче дулкыны башланды

Гаризаны электрон рәвештә «Госуслуги» порталы аша бирергә мөмкин.

🎒 📚Әлмәттә беренче сыйныфка язылуның икенче дулкыны башланды

6 июльдән беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итүнең икенче дулкыны башланды. Хәзер баланы мәктәпкә теркәлү урыны буенча язмаска мөмкин. Язылу сайланган мәктәптә буш урыннар булганда мөмкин. Сайланган мәктәптә буш урыннар калса, укучыны кабул итә алачаклар.

Гаризалар 2026 елның 5 сентябренә кадәр кабул ителәчәк. Кабул итү турында карар мөрәҗәгать теркәлгән вакыттан алып биш эш көненә кадәр кабул ителәчәк.

Сайланган белем бирү оешмасында буш урыннар булмаган очракта гаиләгә альтернатив вариант тәкъдим ителәчәк — бала кабул итү мөмкинлеге булган иң якын мәктәп.

Гаризаны электрон рәвештә "Госуслуги" порталы аша бирергә мөмкин. 

Ни өчен ата-аналар онлайн-язманы ешрак сайлый:

гаризаны теләсә кайсы вакытта, өйдән чыкмыйча бирергә мөмкин;
күпчелек мәгълүматлар автомат рәвештә тутырыла;
докум документларның төп нөсхәләре гадәттә таләп ителми — электрон рәвештә булмаган ташламаларны яки белешмәләрне расларга кирәк булганда гына;
карар турында хәбәр шәхси кабинетка килә.

Файдалы һәм уңайлы сервисларны үстерергә «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса