Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

1 сентябрь көнне Әлмәттә 29 меңләп укучысы парта артына утырды

Мәгариф идарәсе хәбәр итүенә караганда, беренче сыйныфка быел 2800 бала укырга кергән.

1 сентябрь көнне Әлмәттә 29 меңләп укучысы парта артына утырды.

Мәгариф идарәсе хәбәр итүенә караганда, беренче сыйныфка быел 2800 бала укырга кергән. Унберенче сыйныфта 973, тугызынчы сыйныфта 2795 укучы белем алачак. Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә елдагыча ремонт-төзекләндерү эшләре башкарылган. Әлмәттәге 50 нче, Кичүчаттагы «Ләйсән» балалар бакчаларына, Миңлебай һәм Ямаш мәктәпләрендәге туклану блокларына республика программасы кысаларында заманча ремонт ясалганлыгы да мәгълүм булды. Җирле бюджет акчаларына Тихоновка мәктәбенең түбәсен ремонтлаганнар, сыйныф бүлмәләрен, актлар залын яңартканнар.

Һәрбер мәктәптә балаларга тиешле дәрәҗәдә шартлар тудырып, заманча һәм сыйфатлы белем бирергә тырышсалар да, кадрлар кытлыгы ел да сизелә. Республика укытучыларының август киңәшмәсендә әлеге проблема кабат кабыргасы белән куелды һәм бу уңайдан Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама белән берлектә Әлмәт районы да телгә алынды. Математика, рус теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Район буенча 127 вакансия барлыгы билгеле. Шулай да быелгы уку елында районга дүрт яшь белгеч кайтып эшкә урнашканлыгы мәгълүм булды. Бу бик аз, ләкин бөтенләй үк юк дигән сүз түгел бит.

Яшерен-батырын түгел, укулар башлану белән әти-әниләр балалары өчен борчылырга тотыналар. Фәннәр белән бәйле китап-әсбапларга кагылышлы сораулардан кала, алар мәктәптәге ашатуга, менюга кагылышлы мәсьәләләрнең ничек торуы белән кызыксына башлыйлар. Бу өлкәдәге шикаятьләрен Роспотребнадзорга да юлларга онытмыйлар. Кайбер мәктәпләрдә балалар саны күп булу сәбәпле сменалап укыту да каралган. Бу уңайдан шуны ассызыклап узасы килә, санитар нормаларны күздә тотып, беренче, бишенче, унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары һәрвакыт беренче сменада гына укырга тиеш. Алай гына да түгел, быелгы уку елында беренче сыйныф укучыларының дәресләре санына һәм тәнәфесләр озынлыгына кагылышлы таләпләрнең гамәлгә кертелүе дә аерым игътибар сорый булып чыкты. Роспотребнадзор белгечләре бу уңайдан ныклы контроль булачагы турында да кисәтәләр. Әти-әниләр үзләре дә әлеге таләпләр турында, һичшиксез, белеп торырга тиешләр.

Беренче сыйныфтагыларга карата аеруча йомшак мөнәсәбәт булдыру зарур, дип искәртә санитар табиблар. Бу аңлашыла да. Балалар бакчасына йөреп көне буе хәрәкәтләнгән баланы парта артына утыртып, ниндидер яңа кагыйдәләргә өйрәтү бик катлаулы процесс. Шуңа күрә беренче сыйныф укучыларының сентябрь-октябрь айларында 35 әр минутлык өчәр дәрес кенә куелырга тиеш дип саный белгечләр. Ноябрь-декабрь айларында 35 әр минутлык дүртәр дәрес. Алга таба инде 40 минутлык 4 әр дәрес китә. Тәнәфесләр озынлыгы 10 минуттан да ким булмаска тиеш. Озын тәнәфес 20-30 минут. Мәктәптә ашатуга килгәндә, аның сыйфатын контрольдә тоту әти-әниләрнең дә бурычы. Аларга мәктәп ашханәсенә килеп, ризыкны үзләренә ашап карарга рөхсәт ителә. Бу аңлашыла, чөнки өйдә тәм-том ашарга өйрәнгән балага туклыклы һәм файдалы ризык тәмле тоелмаска да мөмкин. Балаларның иң яраткан ризыгы флотча макарон, фри бәрәңгесе, газлы эчемлекләр дә менюда юк хәзер. Мәктәп ашханәләрендәге барлык ризыклар пешкән яки парда пешереп әзерләнгән булырга тиеш. Әлеге таләпләр төгәл үтәлгәндә мәктәптә уку балалар өчен күңелле һәм рәхәт булыр, әти-әниләр дә канәгать калыр дип ышанасы килә.  Яңа уку елына аяк баскан чорда укытучыларга сәламәтлек һәм сабырлык, ә укучыларга төпле белемнәр телибез.

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса