Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәтнең барлык мәгариф учреждениеләре «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды

Төрле яшьтәге укучылар өчен кино күрсәтү оештырдылар.

 


Әлмәттә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» бөтенроссия акциясе узды. Инициативага шәһәрнең барлык мәгариф учреждениеләре дә кушылды.

Чара аеруча әһәмиятле: ул 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар корбаннары истәлегенә багышлана. Ул вакытта террорчылык акты нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше һәлак булды, алар арасында күпчелекне балалар тәшкил итте.  Өч көн дәвамында аларның сусауларын басарга мөмкинлекләре дә булмаган-нәкъ менә шуңа күрә акциянең символы булып бер тамчы су тора.

Программа ачык лекциядән башланып китте, аннан соң балалар уку йортлары территориясендә чәчәкләргә һәм агачларга су сибүдә катнаштылар. Бу гамәл һәр «Тормыш тамчысы»ның кыйммәте һәм әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәт турында искә төшерү булды.

Беренчеләр хәрәкәтенең бүлекләре остазлары төрле яшьтәге укучылар өчен кино күрсәтү оештырдылар.

Моннан тыш, мәктәпләрдә «Без террорчылык турында нәрсә беләбез?» темасына әңгәмәләр узды. Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса