Әлмәт районында балалар бакчасына йөрүчеләр янгын вакытында үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр
Балаларга янгын чыгуның сәбәпләрен аңлаттылар, ни өчен шырпы һәм электр приборлары белән уйнарга ярамаганын сөйләделәр.
Әлмәт районында балалар бакчасына йөрүчеләр янгын вакытында үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр
Әлмәт районының Яңа Михайловка авылындагы «Василек» балалар бакчасында ТР янгынга каршы хезмәтенең Әлмәт отрядының аерым пост начальнигы Р.М. Маннанов укучылар белән уңайлы формада дәрес үткәрде. Бу хакта ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балаларга янгын чыгуның сәбәпләрен аңлаттылар, ни өчен шырпы һәм электр приборлары белән уйнарга ярамаганын сөйләделәр, шулай ук гадәттән тыш хәл булган очракта өлкәннәр җитәкчелегендә ничек дөрес эш итәргә һәм бинадан тиз чыгып китәргә кирәклеген күрсәттеләр.
Балалар арасында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмәләр янгын вакытында үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чараларның мөһим өлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia