Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә бассейнлы яңа тулай торак төзеләчәк: проектны Татарстан Рәисе хуплады

Проект кысаларында 859 урынга исәпләнгән һәм заманча бассейн белән җиһазландырылган 3 нче номерлы яңа тулай торак төзү планлаштырыла.

Әлмәттә бассейнлы яңа тулай торак төзеләчәк: проектны Татарстан Рәисе хуплады
 

 Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан еспубликасы Инвестицион советы утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе «Татнефть» компаниясенең Әлмәттәге югары нефть мәктәбе кампусы инфраструктурасын киңәйтү буенча инвестицион проектын карау булды.

Проект кысаларында 859 урынга исәпләнгән һәм заманча бассейн белән җиһазландырылган 3 нче номерлы яңа тулай торак төзү планлаштырыла. Әлеге проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми бәясе 3,4 млрд сум тәшкил итә.

Хәзерге вакытта нефть югары мәктәбе кампусы составына укыту-лаборатория һәм лаборатория-тикшеренү корпуслары, студентлар өчен тулай торак, спорт үзәге, җир асты парковкасы, фәнни хезмәткәрләр һәм укытучылар өчен торак йортлар, шулай ук мини-кунакханә керә. Компания планнарында-мәгариф учреждениесе инфраструктурасын алга таба үстерү.

"Әлмәттәге югары нефть мәктәбе - дөнья дәрәҗәсендәге белем бирү үзәге. Бу бик җитди һәм кирәкле проект. Рәхмәт сүзләре белән без сезне хуплыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш йомгаклары буенча инвестицион совет тәкъдим ителгән проектны хуплады. Аны гамәлгә ашыру нефть югары мәктәбе кампусын модернизацияләү программасы кысаларында гамәлгә ашырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса