Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары сәламәтләндерү лагеренда ял итә
Киләсе смена 2 декабрьдә башлана.
Махсус операциядә катнашучыларның балалары Әлмәттән Чаллының «Саулык» сәламәтләндерү лагерына юл тотты. Сменада 60 балигъ булмаган бала. Әлмәт администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балалар лагерьда 28 ноябрьгә кадәр булачак. Киләсе смена 2 декабрьдә башлана. Балалар ял итеп кенә калмыйча, сәламәтлекләрен дә ныгытачак, дип ачыклык кертәләр.
Лагерьда балалар өчен мәктәп программасы буенча уку процессы, иҗади мастер-класслар, спорт һәм ял итү чаралары оештырыла. Моннан тыш, балаларны саф һавада йөрүләр һәм дискотекалар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа