Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт әтиләре балалары укыган мәктәпләрдә туклану сыйфатын тикшерә

Мондый чаралар Әлмәтнең 2 нче, 4 нче, 25 нче мәктәпләрендә, 5 нче гимназиядә узган.

Ашханә хезмәткәрләре һәм уку йортлары укучылары белән танышу, әңгәмә нәтиҗәләре буенча Әтиләр Советы  нәтиҗәләр ясады һәм шәһәрнең уку йортларында туклануны контрольдә тоту буенча алга таба план билгеләде.


Хәтта туклану  белән 4 учреждениедә генә танышсалар да, әтиләр советы активы 3 төп мәсьәлә турында хәбәр итә ала, аларны хәл иткәндә шәһәр учреждениеләрендә балаларыбызны тукландыруны яхшыртырга мөмкин, ди.

Әтиләрне тәкъдим ителүче ризыкларның төренең аз булуы борчыды. Алар туклану төрлелеген арттырырга, ягъни сезонны исәпкә алып,  килештерелгән ризыкларны кертеп, төрледән-төрле меню формалаштырырыга тәкъдим итте. 

Укучылар, ата-аналар арасында анкеталы  сораштыру үткәреләчәк. Аннан соң белгечләр ярдәмендә меню төзеләчәк. 

Уку йортларының ашханәләрен финанслауны арттыру мөмкинлеген карау буенча коллектив мөрәҗәгать әзерләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса