Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт техникумы укытучысы «Ел мастеры» конкурсында Татарстан данын яклаячак

«Ел мастеры» Бөтенроссия конкурсының Россия һөнәри белем бирү оешмаларының производствога өйрәтү осталары арасында йомгаклау этабы 10 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр узачак.

Әлмәт политехника техникумының махсус дисциплиналар укытучысы Данис Миңнегалләмов «Ел мастеры» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында Татарстан данын яклаячак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

"Данис Миннигалләмов "Ел мастеры" конкурсының республика этабында җиңүче булды, – дип билгеләп үттеләр министрлыкта. - Финалда катнашучылар-производствога өйрәтү осталары, өч елдан да ким булмаган педагогик эш стажы булган, конкурсның региональ этабында җиңүче булган укытучылар".

Конкурсның максаты-производствога өйрәтү буенча талантлы һәм инициативалы осталарны һәм укытучыларны ачыклау һәм бүләкләү, шулай ук педагог һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшы педагогик тәҗрибәне тарату.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса