Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татар дөньясында зур югалту

Бүген, 28 сентябрьдә, иртәнге 5тә Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры Хәлил Мәхмүтов якты дөньядан китеп барды. Хәлил абый озак вакыт авырган иде. Кызганыч, авыруын җиңә алмады. Туганнары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу иртәгә 29 сентябрьдә 10да Тинчурин театры бинасында.


Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган.

Төп рольләре: Туктаров - Т.Миңнуллин «Үзебез сайлаган язмыш», Малик - И.Юзеев «Кыр казлары артыннан», Хәйретдин - Ф.Бурнаш «Яшь йөрәкләр», Иртуган - Т.Миңнуллин «Без бит авыл малае», Күрән би - Н.Фәттах «Итил суы ака торур», Кәрим - Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым», Николай Александрович - К.Тинчурин «Сакла, шартламасын!» һ.б.

Matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250