Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рифат Фәттахов Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева дуэтын яңартырга хыяллана

Легендар дуэт "Дуслык күпере" фестиваленең Казан концертында яңгыраячак.

Быел «Дуслык күпере» фестиваленең Казан концертында Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаеваның мәшһүр дуэты яңартылачак. Фестивальнең сопродюсеры Рифат Фәттахов легендар дуэт чыгышын фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә анонслады.

Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаеваның яңартылган дуэты беренче тапкыр фестивальнең Казан концертында яңгыраячак.

«Дуслык күпере» фестивале Казанда 13 апрельдә башланып китә. Концерт “Пирамида” сәхнәсендә була. Фестиваль 29 апрельдә Уфа шәһәрендә “Башкортстан” дәүләт концертлар залында төгәлләнә. Фестиваль 16 концерттан торачак.

Концертларда 200ләп җырчы һәм төркем катнаша. Фестивальнең хедлайнерлары - Элвин Грей, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев.

Рифат Фәттахов сүзләренчә, быел фестивальдә җырчыларның биш буыны катнаша. Иң өлкәне - Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, икенче буын – Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин буыны, өченче буын – Илһам Вәлиев һәм Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей. Дүртенче буын -  Ваһапов фестивале җырчысы Гөлсирин Абдуллина. Ә бишенче буын артистларын тамашачы әле бөтенләй белми, диде ул. 

“Безнең фестиваль татар һәм башкорт эстрадасы арасындагы буыннар чылбырын тәэмин итә”, - дип нәтиҗә ясады Рифат Фәттахов.

 

Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса