Әлмәтлеләр язны каршы алды
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр язны каршы алды

Әлмәтлеләр язны ничек каршы ала? Әлбәттә, “Нәүрүз” бәйрәме белән. “Нәүрүз” төрки халыкларда кояш календаре буенча Яңа ел башлану, яңарыш символы булып тора. Ә әлмәтлеләр аны үзгә итеп каршы алды.

Бәйрәм чаралары шәһәребезнең берничә мәйданында барды. Шуларның иң зурысы Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында үтте. Биредә ул  дәртле җыр-биюләр, театральләштерелгән тамаша һәм күңелле уеннар белән узды. Аниматорлар иң кечкенә кунаклар өчен күңелле уеннар әзерләгәннәр иде. Өлкәннәр дә бу көнне бәйгеләрдән читтә калмады.

 Бәйрәмнең иң татлы өлеше - карга боткасы.  Бәйрәмнең символы булган бу рызыкны ачык һавада авыз итәргә һәркем ашыкты.

Фото:http://almetievsk-ru.ru