Иртәгә 2 октябрь көнне Әлмәтнең 2 нче китапханәсендә кызыклы очрашу көтелә.
Сабада яшәп иҗат итүче талантлы язучы Гөлсинә Галимуллина килергә тиеш. "Карлы миләш тәме" , "Ефәк кулъяулык" кебек популяр китап авторы үзенең иҗаты, хәзерге заман әдәбияты турында сөйлиячәк. Ленин урамы, 22 йортта урнашкан китапханәгә барлык теләүчеләр дә килә ала.
Бу чара әдәбият елы уңаеннан уза.