Әлмәт укучылары җиңү алып кайтты
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт укучылары җиңү алып кайтты

Күптән түгел Казан шәһәрендә «Арт-Перспектива 2018» халыкара сәнгать бәйгесе узды.

Бәйгедә Әлмәт шәһәренең 3 нче  балалар музыка мәктәбе укытучылары уңышлы чыгыш ясады.

 

Камил Төхфәтуллин һәм Нариман Вильданов I дәрәҗә дипломант исеменә ия булды. Укытучылары – Р. Юнысова.

Зәринә Сөнгатова I дәрәҗә, Арина Игнашева  ll дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Укытучылары – С. Кәримова.

Камилла Сәхбетдинова һәм Алинә Игнатьева I дәрәҗә лауреат исеменә ия булды. Укытучылары – Г. Аксенова.

 

Без аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алда тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез!

 

Фото:http://almet-kultura.ru