Әлмәт театры директоры драматурглар белән театрлар бер-берсен аңламый дип саный
Без барыбыз да ач бүреләр кебек, яхшы пьесаларга кытлык кичерәбез, ди Фәридә Исмәгыйлева.
Әлмәт Татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева драматурглар белән театрлар бер-берсен аңламый, театрлар өчен яхшы язылган пьесалар җитми дигән фикердә. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган түгәрәк өстәл барышында әйтте.
"Театрлар драматурглар белән бер-берсен аңлашмау кайчан бетәр? Без барыбыз да ач бүреләр кебек, бүген яхшы пьесаларга кытлык кичерәбез. Куярлык булган әсәрләрне куябыз без", - диде Әлмәт театры директоры.
Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев язучылар "аерым дөньяда" яши дигән фикердә.
"Безнең язучылар сихри дөньяда яши. Алар берсен-берсе укымый. Спектакльләрне килеп карамый. Язучылар үз калыпларына бикләнде. Үз дөньяларын булдырды. Аларның максаты - Тукай премиясен алу", - диде Раил Садриев фикер алышу барышында.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа